Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайда шагыйрә Гафифә Гаффарованың иҗат кичәсе узды

Район үзәк китапханәсендә шагыйрә Гафифә Гаффарованың иҗат кичәсе узды.

Гафифә Гаффарова 1948 елның 2 августында Азнакай районы Тархан авылында туган. Шигырьләрне 12 яшеннән яза башлый. Аның иҗат җимешләре “Маяк” газетасында басыла. Редакция каршында эшләүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсенә йөреп, олпат язучылар белән аралашып, каләмен чарлый.

Язмыш җилләре аны Урта Азия якларына алып китә. Аннан кайткач, Гафифә Гаффарова Җәлил бистәсендә төпләнеп, лаеклы ялга чыкканчы төзелеш оешмасында штукатур-буяучы булып эшли. Биредә Илдус Мәрданшин белән бергә “Җәлил чаткылары” иҗат берләшмәсенә нигез салалар. Ул Сарман районының С.Рәфыйков исемендәге премиясе лауреаты, 4 китап авторы, шигырьләренә җырлар язылган.

Гафифә әле дә Тархан авылында туган нигезен саклап, анан илһам алып яши. Биредә аның иң матур хисләре бөреләнеп, шигырь юлларына салына. Аның иҗатына нечкә лирика хас. Гади генә күренешләрне, хис-кичерешләрне йөрәккә үтеп керерлек итеп, гаҗәеп образларга төреп тасвирлап бирә.

Иҗат кичәсендә Җәлилдән, Азнакайдан каләмдәшләре, дуслары, туганнары катнашты, Гафифәгә атап бик күп җылы сүзләр, теләкләр шигырьләре, җырлар яңгырады. Чараны матур итеп Илбәк авылы китапхнәчесе Гөлүсә  Габдрахимова алып барды.

“Сез – Тарханның моңлы сандугачы, безнең горурлыгыбыз”, – диде Илбәк авылы җирлеге башлыгы Лилия Әсәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев