Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Зөлфия Шәриповадан киез итекләрне дөрес киптерү буенча файдалы киңәшләр

«Итек - кышын иң уңайлы һәм җылы аяк киеме,» - дип хәбәр итә Зөлфия Шәрипова.

"Итекләр - ул иң экологик чиста аяк киеме, алар бары тик табигый материаллардан гына җитештерелә, ә табигый йон аяк тиресен ялкынсындырмый, аякка җылы, тирләтми, һава йөри. Шуның өстәвенә итек дымланса да тиз кибә. Коры итекләр кию салкын тиюдән саклый,  дәвалау үзлекләренә ия, буын мускулларын тынычландыра. Шуңа күрә итекләр генә түгел, табигый натураль аяк киеме, ул әле файдалы да!" - дип дәвам итте Зөлфия.

"Киез итекләрне дөрес киптерү буенча бер-ничә файдалы киңәшемне тәкъдим итәм. Рәхәтләнеп кулланыгыз! Урамнан керүгә, карын себереп, итекне җылы урынга куеп киптерергә кирәк. Кайнар урынга куярга ярамый: юеш табан ката, һәм итек утырачак. Формасын сакласын, дымны сеңдерсен өчен, эченә газета тутырырга да була.Мин шәхсән шулай эшлим. Җепшек көнне итек кияргә киңәш итмим,чөнки ул юешләнә, киез итек утыра, аякка ярамый башлый.

Пычранган итекне юарга ярамый, кипкәнен көәргә кирәк. Аннан щётка белән чистартырга ярый. Ак итекне манный ярмасы яхшы чистарта.

Резин табанлы итекне киптергәндә, табанын өскә каратып куярга, юкса ул җылынып формасын югалтырга мөмкин," - дип Зөлфия Шәрипова азнакайлыларга файдалы тәҗрибәләре белән уртаклашты.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев