Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Йокысызлыктан котылу өчен киңәшләр

Тиз йоклап китү өчен махсус шартларны үтәргә кирәк.

Алар: бүлмәне җилләтү, душ керү, йокларга көн дә бер ук вакытта яту.
* Тагын мондый ысул да ярәм итәр. 
Мендәрне бөтнек, мәтрүшкә, абага, яран гөл, чикләвек, дәфнә яфраклары, нарат ылысы, роза аерчаклары белән тутырыгыз.
* 1 аш кашыгы аю баланы тамырын 1 стакан кайнар суда пешереп, 15 минут сүрән утта кайнатканнан соң, 30 минут төнәтәләр һәм сөзәләр. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.
* Йомшак тукымадан бәләкәй капчык-төенчек әзерләп, шуңа ике аш кашыгы төелгән колмак салырга һәм тегеп, мендәр астына куярга кирәк.
* Ылыслы ванна яки тырнак гөл, мәтрүшкә, бөтнек, мелисса (һәр үлән 50 г) төнәтмәсе ваннасы керегез. 5-7 тапкыр, көн аралаш унар минут кабул итегез.
* 2 бал кашыгы колмакны 1 стакан кайнар суга салып, 4 сәгать төреп төнәтергә, сөзәргә һәм төнгә каршы эчәргә кирәк.
* Чигәләргә ала мәтрүшкә мае сөртергә һәм йоклар алдыннан шикәргә ала мәтрүшкә мае тамызып (3-5 тамчы) суыру файдалы булыр.
* Кич белән йоклар алдыннан 1 сәгать кала бер стакан кайнар сөт яки суга 1 кашык бал тугалап эчкәндә тиз йокыга кителә.
* Төнгә каршы аякларны кайнар суда тоту да арганлыкны бетерә, нерв системасын тынычландыра.
* 100 г дүләнәне 300 мл суга салып, утта 30 минут кайнатырга, суытырга һәм сыгып алгач, көненә 3 тапкыр аш артыннан 50-100 мл эчәргә кирәк.
* 1 кашык дарулы песи үләнен 1 стакан кайнар суда пешерергә, 15 минут сүрән утта кайнатырга һәм 45 минут төнәтеп, сөзәргә кирәк. Көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы, балаларга берәр бал кашыгы эчәргә киңәш ителә.

 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев