Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яшелчәләргә “күрше” сайлыйбыз

Яз көне яшелчә утыртыр алдыннан, кайсы үсемлекнең бер-берсен сөймәве яки яратуы турында да онытмаска кирәк.

Кәбестә арасына салат, укроп яки редис чәчсәң яхшы.

Помидор – салат, шпинат, суган белән “килешә”. Ләкин аларны бераз алданрак утыртырга кирәклеген истә тотыгыз.

Кыяр – хуш исле үләннәрне яратмый (бары укропны гына үз итә). Кыярга борчак, фасоль, кәбестә, помидор, торма әйбәт «күршеләр» була ала.

Бәрәңге күп үсемлекләргә түзем. Фасоль, кукуруза, керән, баклажан, суган янында әйбәт кенә үсә. Ә менә помидор белән килешә алмый – чөнки бер гаиләдән, чирләре дә уртак.

Кишер бик күп культуралар белән тыныч «яши».

Суган белән сарымсак янына борчак һәм фасоль утыртмагыз.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев