Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яшелчә орлыкларын кайчан чәчәргә?

Күпләребезне әлеге сорау борчый. Берәүләр бер төсле, икенчеләр икенче төсле киңәш бирә. Белгечләр сүзенә колак салыйк әле.

Ачык туфракка күчереп утыртасы булганда, томат орлыгын март уртасы һәм азагында чәчәргә кирәк. Җылы һәм яктыртылган теплицага күчерергә җыенсагыз, иртәрәк чәчегез.

Баклажанны шулай ук март уртасында чәчәләр.

Борыч соңрак өлгерә торган культура, шуңа күрә ачык грунтка утыртасы булганда, март башында ук чәчү кулай, ә җылы һәм яктыртылган теплицага күчрергә җыенсагыз, февраль уртасыннан да соңга калмагыз.

Күпләр хәзер кыярны да өйдә үстереп күчерәләр. Аның орлыгын апрель ахырында төртсәгез дә җитешерсез.

Иртә өлгерә торган кәбестә орлыгын март уртасында чәчү отышлы. Уртача өлгерешлесен – апрель азагында, соң өлгерешлесен - апрель уртасында.

Февраль азагы-март башында сельдерей орлыгын чәчүне кайгыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев