Туфракның әчелеген чүп үләне ачыклый
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Туфракның әчелеген чүп үләне ачыклый

Туфракның әчелеген ул җирдә нинди чүп үләне үсүгә карап белеп була.

Әче туфракта кыр наратбашы, ат кузгалагы, йолдызкай, бака яфрагы, кыяк кебек үләннәр үсә. Ә нормаль туфракта, гадәттә, үги ана яфрагы, эт эчәгесе, сарут, каты билчән, кычыткан үсә.

Ачы туфракны помидор, кишер, кабак һәм кузгалак ярата.

Ә нейтраль яки аз әчелектәге туфракта кыяр, ташкабак, бәрәңге, редис, баклажан, борчак, чөгендер, суган, кәбестә, сарымсак үстерергә кирәк.

Туфракның әчелеген киметү өчен җиргә агач көле, известь кертәләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев