Туңдырма яратучыларга
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Туңдырма яратучыларга

Туңдырманың сыйфатлымы-түгелмелеген ничек белергә соң?

Беренчедән, аның исеменә игътибар итегез. Исеме җисеменә туры килергә тиеш. Үсемлек мае салынганы “мороженое растительно-сливочное“ яки „мороженое с растительным жиром“ дип язылырга тиеш.

Микъдаре граммнарда күрсәтелә – белгечләр аны ГОСТ 31457-2012 нигезендә үлчи.

Туңдырманың ниндилеген белү өчен аны китеп карарга кирәк. Ул тыгыз булса, җиңел кителсә – яхшы, ә инде өстендә тамчы кристаллары күренсә, кителмичә оешып торса – димәк, бер җебеп, киредән туңдырылган, сыйфатын җуйган.


Нет комментариев