Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Тиздән каен җиләге пешәр вакыт

Җәй -- табигать хәзинәләренә иң бай вакытпарның берсе.

Тиздән урманда, тау битләрендә, бакчаларда җиләк пешә башлый. Теләсәң - кайнатма яса, туңдыргычка куй, яфракларын киптер, файдасы санап бетерерлек түгел.

Каен җиләге ашкайнату эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, сусауны баса, ашказаны-эчәк трактындагы ялкынсыну һәм җәрәхәтләрне кисәтергә ярдәм итә, ди белгечләр. Шулай ук каен җиләге гастрит, колит, дизентерияне дәваларга булыша. Ул кан составын яхшырта, кан тамырларын киңәйтә, аппетитны яхшырта, ашкайнату эшчәнлеген җайга сала.
Каен җиләге яфрагының атеросклероз, талак, бронхиаль астма, гипертониядән файдасы бар.
Каен җиләген күп ашау тире кычыту, баш әйләнүгә китерә ала. Белгечләр киңәше буенча, кара бетчәләрне, пигментлы тапларны, сипкелләрне бетерү өчен, биткә каен җиләге согы сөртергә була. Каен җиләген, изеп, биткә сыларга да мөмкин. Мондый маска вак җыерчыкларны тигезли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев