Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Теш сызлауны ничек басарга?

Иң дөресе – табибка күренү. Ә теш төнлә сызлый башласа? Ул чакта шушы кинәшләргә күз салыгыз.

* Сызлаган теш янындагы колакка бака яфрагы тамыры куегыз, авырту басылганчы тотыгыз. Гадәттә, сызлау ярты сәгатьтә бетә.
* Урт кайнаса, ялкынсынса авызны имән кайрысы һәм юкә чәчәге төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Төнәтмә 2 өлеш кайры һәм 1 өлеш юкә чәчәге кушып ясала. 1 кашык катнашманы 1 стакан кайнаган суда пешереп төнәтәләр һәм сөзәләр. Авызны җылымса төнәтмә белән чайкыйлар.
* Сызлаган тешкә каршы яктагы кулыгызгың беләзегеннән йөрәк пульсын эзләп табыгыз, шунда бинт белән ваклап туралган сарымсак бәйләп куегыз. Сарымсакны марля яисә салфетка өстенә салырга кирәк. Бераздан теш сызлавы басылыр.
* Шалфей төнәтмәсе ясап,  җылы килеш авызны чайкарга, сызлаган теш урынында озаграк тотарга кирәк. Ярты сәгать эчендә 3-4 тапкыр шулай чайкасаң, теш сызлавы басылыр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев