Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Тавыкларны кайчан алырга?

Ничек сайлап алырга?

Яшь тавыклар өчен иң оптимале – 4,5-5 айлыклар. Иң яхшысы аларны язын – апрель-май айларында сатып алу. Бу чорда көннең яктылыгы да озыная, яшел үләннәр чыга.

Ничек сайлап алырга?

Йомырка тавыклары вак сөякле була, авырлыклары 2 килограммнан артмый. Йомырка күп сала торган тавыкның тәпиләре тупас кабырчыкларсыз һәм мазольләрсез, кикрикләре һәм алкалары кызыл төстә булырга тиеш. Каурыйларының чисталыгына да игътибар итегез. Сау-сәламәт кошларның эч тирәсе йомшак, күкрәк читлеге киң булырга тиеш икән. Күкрәк сөяге чыгып торса, рахит авыруы булуы бар. Яхшы тавыкның аркасы тигез, аяклары нык, туры була, ди белгечләр.

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев