Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сыерчык оясын буярга ярыймы?

Сыерчык - кешегә иң якын кош.

Җылы якларда кышлаган канатлы дуслар март азагы - апрель башында туган якларына кайтып җитә. Алар кешеләрнең оя ясап каршы алуына өметләнә. Сыерчык бурычлы булып калмаячак, ул - бакчаларны корткычлардан иң яхшы чистартучы.
Сыерчык оясын ачык матур төсләргә буйыйсы килсә дә, бу киңәш ителми. Чөнки кошлар ачык төсләрдән курка. Шуның өстенә кошның буяу исе килеп торган ояга керүе дә шикле. Сыерчык оясын буйыйсыгыз килә икән, тышкы яктан гадәти эмульсион буяу гына кулланырга була. Көрән яки соры төскә өстенлек бирергә кирәк. Яшел төсне кошлар яратмый. Сыерчык оясын 3 м дан да аскарак элмәгез, югыйсә анда песиләр менә башлый.
Ояның тишеген көньяк-көнчыгыш якка каратып кую яхшырак. Берничә ояны янәшә элмәгез. Сыерчыклар якын күршелекне яратып бетерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев