Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сулыш юлларына салкын тисә...

Үзебездә үскән үләннәрнең шифасын күрик.

* Салкын тигәндә гөлҗимеш һәм бал салып ясалган чәй эчү бик файдалы.
* Көнгә 3-4 балкашыгы башлы суган суы эчү ангинадан бик файдалы.
* Йөткерүне бетерү өчен тагын бер рецепт: 2 аш кашыгы атланмай, 2 йомырка сарысы, 1 балкашыгы он һәм 2 балкашыгы бал катнашмасы ясап, көнгә берничә тапкыр 1әр балкашыгы ашарга. Шулай дәваланганда йөткерү озакка бармас.
* Бронхит белән авырганда: эмаль кәстрүлгә 1 стакан сөт һәм 1 аш кашыгы шалфей салып өстен капларга, сүрән утта бераз кайнатып алырга, бераздан сөзеп алырга һәм өстен каплап тагын кайнатырга кирәк. Йоклар алдыннан, кайнар килеш эчегез, үтәли җилдән сакланыгыз.
* Бронхиттан дәвалану өчен төнәтмә: 1 литр суны кайнатып, шуңа 400 г көрпә салырга һәм төнәтергә кирәк. Сөзеп алгач, көн дәвамында кайнар килеш эчегез. Тәмләтер өчен сыек шикәр салсагыз була. Бал һәм шикәр белән эчү киңәш ителми.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев