Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Суган кабыгын ташламагыз

Суганны чистарткач, гадәттә, кабыгын чүпкә ташлыйбыз.

Кыш дәвамында аны шактый җыеп булыр иде. Суган кабыгында файдалы микроэлементлар бик күп. Аның төнәтмәсе бүлмә гөлләре өчен дә яхшы ашлама. Бу төнәтмәне сибеп, яфраклары саргая башлаган кыярны яшәртеп, озаграк уңыш алып була. Ул пәрәвезле талпаннан котылырга да ярдәм итә. Суган кабыгы үсемлекләрне төрле корткычлардан коткара. Моның өчен 10 г суган кабыгын 5 л суда кайнатып, 4 көн төнәтү зарур. Бу төнәтмәне өч тапкыр биш көн аралык белән үсемлекләргә сибәргә кирәк. Суган кабыгын марля капчыкка җыегыз, болай ул яхшы кибә, юешләнми. Шул ук вакытта бүлмәдәге һаваны зараралы микроблардан да чистарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев