Раковинадан нәрсә агызырга ярамый?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Раковинадан нәрсә агызырга ярамый?

Күп кенә хуҗабикәләр раковинадан теләсә нәрсә агызып җибәрүдән бер дә курыкмый.

Ә менә ул тыгылып, су китми башлагач кына хафага төшәләр.

Торбаларны тыгылдыра торган әйберләр исемлеге түбәндәгеләр:

  •  Ризык калдыклары. Савыт-сабаны юар алдыннан яхшылап ризык калдыкларын чистарту зарури.
  •  Пешкән йомырка кабыгының вак кисәкләре раковинадан агызып җибәргән ризык калдыкларын клей шикелле үзенә туплый.
  •  Чәчләр. Алар җыелып, лай катламы барлыкка китерә.
  •  Май. Торбалардагы майны юып төшерер өчен, раковинага вакыт-вакыт кайнар су салырга кушалар. Әмма пластик торбаларга кайнап торган су салырга ярамый, пластик бозыла.
  •  Кофе суда эреп бетмәгәнлектән, аның куесы торбаларның стеналарына ком шикелле утыра.
  •  Он калдыклары дымны сеңдерергә һәм күперергә сәләтле.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев