Май бәйрәмнәрендә бакчада нинди эшләр башкарырга?
Азнакайлыларга белгеч киңәшләре
Бакчадагы җирне язгы утырту эшләренә ничек әзерләргә, майның беренче көннәрендә бакчада нәрсә чәчәргә һәм бакча үсемлекләрен ничек тукландырырга мөмкин?
Әлеге һәм башка сорауларга “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” учреждениесенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Любовь Занина җавап бирә.
Әгәр җир кипкән булса, түтәлләр булачак урыннарны 5-10 см тирәнлектә йомшартып чыгыгыз.
Җир әзер булса, майның беренче көннәрендә кишер, чөгендер, редис утыртырга мөмкин. Башка культураларга килгәндә аларны соңрак, җир 10 градуска кадәр җылынгач кына утыртырга кирәк.
Суган һәм сарымсакны көзчән чәчеп калдырган булсагыз, аларны тукландырырга кирәк: 10 литр суда 1 аш кашыгы мочевина эретеп сибегез. Катлаулы ашламалар кертү беренчел тукланудан соң 15 көннән соң башкарыла.
Кишер чәчүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Орлыкларны алдан әзерләргә кирәк. Менә бер алым: утыртуга бер-ике атна кала, кишер орлыгын капчыкка салырга һәм аны бакчага көрәк тирәнлегендә күмәргә кирәк. Бу агротехник алым кишерне зарарлый торган кишер чебене кебек афәттән котылырга ярдәм итәчәк. Бөҗәк активлашкан вакытка үсемлекләр нык булачак, ә личинкалар аз зыян салачак.
Май ялларында томат һәм борыч үсентеләрен алып чыгарга була. Тик күчереп утыртырга иртә әле, парник һәм теплицага гына куеп торыгыз. Алар урам температурасына өйрәнә торсын. Апрель уртасыннан да калмый кыяр чәчәкәнсез икән, аның теплицага утыртырга була. Калган үсентеләрне майның 15-20сеннән соң гына, җир 10-12 градуска кадәр җылынгач кына утыртыгыз. Бу бәрәңгегә дә кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев