Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Көзге чистарту серләрен бел

Көзге чистартуның берничә шарты һәм ысулы бар.

Көзгене бүлмә бизәүче җиһаз гына дип исәпләүчеләр нык ялгышалар. Ул чиста булырга, гигиена сакларга ярәм итүче, кәефне күтәрүче хезмәтен дә үти. Көзгене урнаштыру, аны карап тору бик мөһим. Көзгегә караган чакта яктылык кешенең битенә, гәүдәсенә тигез төшәрлек булсын. Утның көзгене түгел, аңа карап торучы кешене яктыртуы әһәмиятле. Шулай ук кояш нурлары көзгене турыдан-туры яктыртып тормасын. Чөнки кояшның ультрафиолет нурларыннан һәм эсседән көзге бик тиз тоныклана. Тәрәзәсез урындагы көзге аның ике ягына да куелган яки бер, әмма өстән яктыртучы лампочкалар белән яктыртыла.

Көзге чистартуның берничә шарты һәм ысулы бар. Беренче шарты – никадәр генә пычранган булса да, аны кытыршы һәм тырнаучы әйберләр белән сөртергә ярамый. Су белән юып алырга да йомшак әйбер белән сөртергә. Алай да чистармаса, бер стакан суга бер аш кашыгы исәбеннән нашатырь спирты катнашмасына акбур оны яисә теш порошогын коймак камыры рәвешенә килгәнче болгаталар. Аны көзгегә тигез итеп сылыйлар да юып алалар.

Көзгенең арткы ягына су тиюдән сакларга кирәк. Су аның буявын һәм махсус катлам составын бозылуга китерә. Артык нык пычранмаган яки чебен таплары булган көзгеләрне спиртка чылатылган чүпрәк белән сөртү дә әйбәт нәтиҗә бирә. Шулай ук чебен табын чи суган телеме белән ышып, ахырдан чүпрәк белән сөртеп бетереп була.

Чиста көзгегә карагач, елмаерга онытмагыз. Кәефегез көн буена күтәренке булыр!

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев