Кышын балык тотучы азнакайларга өч менә дигән киңәш
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кышын балык тотучы азнакайларга өч менә дигән киңәш

Киңәшләребез файдалы булсын!

  1. Көчле суыкта бәкегә 1 аш кашыгы көнбагыш мае салыгыз. Ул суны катудан саклар, шул ук вакытта балыкларны да җәлеп итәр.
  2. Тотылган балыкны шундук әрҗәгә яки, пакетка төреп, рюкзакка салырга кирәк. Чөнки чистартылмаган балык боз өстендә тиз ката, һәм ул бик тәмле булмый.
  3.  Балык ягулык-майлау материалларының исен яратмый. Шуңа күрә балык тоту җайланмаларын чиста тотыгыз.

Нет комментариев