Колмак җыяр вакыт җитте
Әбиләребез камырны элек-электән колмак чүпрәсе белән куйганнар. Мондый ипи тиз генә искерми, бик тәмле, әчкелтем була. Уңган хуҗабикәләр хәзер дә колмакны җыеп кулланалар.
Колмак урман-болыннарда агач кәүсәләренә үрелеп үсә. Август азагыннан сентябрь урталарына кадәр – колмак күркәләрен җыяр өчен иң кулай вакыт. Аларны саргылт төскә кергәнче киптереп, кәгазь яки тукыма капчыкларда, пыяла савытларда сакларга кирәк. Колмакны чүпрә урынына, шулай ук төнәтмәсе белән чәчләрне чайкау, бит тиресенә маскалар ясау өчен файдаланалар.
Колмак чүпрәсе әзерләү ысуллары күп, аларның берсен сезгә дә тәгъдим итәбез. 1 литр суга 1 уч кипкән колмак алып, саргылт төскә кергәнче ярты сәгатьләп кайнатырга кирәк. Шушы төнәтмәны җылымса хәлгә килгәнче суытып сөзәргә, он, берәр кашык шикәр кушып каймак куелыгындагы боламык ясарга һәм аны җылыда бер тәүлек тотарга. Соңыннан суыткычта сакларга, ә кирәк вакытта әз-әзләп кенә алып чүпрә урынына кулланырга була. Моның өчен 1 аш калагы әчеткене алып кичтән ипи камыры изеп куярга, иртән камырны басып пешерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев