Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кишер - тәмле һәм файдалы азык

Кишерне көн саен куллану организмны ныгыта, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.

Кишерне азык дип тә, табигый даруларның берсе дип тә санап була. Анда С белән В төркеме витаминнары, йөрәк һәм кан тамырлары, шулай ук бөер һәм бавыр эшчәнлеге өчен кирәкле тозлар, микроэлементлар күп. Аны буыннар сызлаганда, бала имезүче хатыннарның сөте кимегәндә, яман шеш авырулары булганда, тын алу юллары ялкынсынганда шулай ук ашау файдалы.

Көчле ютәлдән интегүчеләргә ярты стакан кишер согына бер аш кашыгы бал болгатып эчергә була. Салкын тиепме, чүп яки пычрак әйбер эләгеп күз начар күрә башласа да, ач карынга кишер согы эчергә кушыла. Эче катып җәфаланучыларга иртән бер стакан кишер согы эчәргә тәкъдим итәләр. Ләкин кеше арасына барасы, яки җәмәгать транспортында юлга чыгасы булганда моны сакланып эшләү яхшы. Чөнки бу сок кинәт кенә тәэсир итеп уңайсыз хәлдә калдыруы бар.

Әгәр дә җәрәхәтләнгән урынга кишерне төеп япсаң, яра тиз төзәлә, яшь ит үстерә. Кишернең орлыгында да дәвалау үзлекләре бар .Бер чәй кашыгы кишер орлыгын ярты литр су исәбеннән кайнатып төнәткәч көнгә 3-5 тапкыр яртышар стакан эчкәндә, бөердән ташларны кудыра. Авыздан ис килүчән булганда да кишер ашау яисә согын эчү файдалы. Әмма уникеилле эчәк җәрәхәте белән җәфаланганда кишерне саграк кулланырга кирәк.

Пешергәндә кишернең файдасы югалмый, яшелчә С витаминын күп югалта, тик шул ук вакытта анда А һәм Е витаминнары яхшы сакланып кала. Тик шуны исегезәдә калдырырга кирәк: А витамины майда эрүчән витамин.  Организм аны үзләштерсен өчен, кишерне май белән бергә кулланырга кирәк. Шуңа күрә, чи кишерне үсемлек мае яки каймак белән берлектә ашарга киңәш ителә.

Кишер белән озак-озаклап дәваланырга теләсәгез, башта табиблар белән киңәшү яхшы булыр.

 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев