Кабыклы бәрәңге генә димәгез
Чикмәнле бәрәңге клетчаткага бай.
Димәк, ул эчне катырмый, киресенчә, эч кипкәннән ярдәм итә һәм токсиннарны чыгара, холестеринны киметә, кандагы шикәр күләмен көйли.
Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы. Ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә, кан тамырларына уңай йогынты ясый, вируслардан, инфекцияле авырулардан коткара. С витамины организмның вакытыннан алды картаюын булдырмый. Моннан тыш, кабыгында пешкән бәрәңгедәге селен матдәсе чикләвек һәм көнбагышка караганда күбрәк. Башка бер генә ризыкта да моның кадәр селен юк. Ул иммунитетны һәм нерв системасын ныгыта, организмның авыруларга каршы тору үзлеген арттыра, матдәләр алмашын яхшырта. Тән тиресе, чәч, тырнакларны матурайта.
Әгәр кабыклы бәрәңгене суда пешерәсез икән, аның файдалы матдәләргә бай суын түгәргә ашыкмагыз. Ул майларны яндыра, артриттан коткара, йөрәк авырулары һәм гипертониядән ярдәм итә.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев