Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ирга – файдалы үсемлек

    Безнең якларда ирга агачы мул җимеш бирә.

    Ул организм өчен бик файдалы үсемлек. Ирга кан басымын төшерергә, кандагы начар холестерины киметергә, иммунитетны арттырырга, кан тамырлары стенасын ныгытырга ярдәм итә, организмнан агулы матдәләрне чыгара һәм картаюдан саклый.

    Ирга витаминнарга бай. Аның согы эчәкләр эшчәнлеген яхшырта. Җимешләре шулай ук тынычландыру, йокыны яхшырту үзлегенә дә ия.

    Каны сыек, кан басымы түбән һәм ашказаны авырулары булган кешеләргә ирганы сак кулланырга киңәш ителә.

    Иргадан кайнатма да ясыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: