Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Гәрчич ник кирәк?

Җәйнең икенче яртысыннан бакчада түтәлләр бушый башлый - иң беренче сарымсак, аннан суган җыеп алына.

Ул урыннарга сидерат культуралар чәчә башлагыз. Гәрчич нәкъ менә шундыйлардан.
Ул әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан берьеллык үсемлек, җирне органик матдәләргә, азот, микроэлементларга баета, туфракны көпшәкләндерә, гөмбәчекләр һәм зарарлы бактерияләр үсешен тоткарлый, чүп үләннәрен кысрыклый.
Гәрчич 15-20 см үсүгә, чабып, җирен казырга кирәк. Үсемлек сабаклары шунда туфрак белән күмелә, анда чери, ашлама була. Көз азагына кадәр үсеп җитәргә өлгермәсә, шул килеш калдырырга да ярый, язга кадәр ул таркалып бетәчәк.
Чөчү өчен 1 кв. м га 1 десерт кашыгы (4-5 г) орлык кирәк. Җирне казып тырмаларга һәм орлыкларны тигез итеп чәчәргә кирәк. Өстенә туфрак сибеп яки тырма белән тигезләп күмәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев