Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Гөлләр яратучыларга киңәшләр

​​​​​​​Гөлләр  өйгә ямь биреп кенә калмыйлар, ә сәламәтлек өчен дә файдалы.

Үсемлекләр кислород бүлеп чыгара, күпчелеге һаваны дезинфекцияли һәм, әлбәттә, кәефне күтәрәләр.

Гөлләр үстерүнең үз серләре бар. Мәсәлән, бегония, рекс, колеус, ярангөл, гортензия, примула, роза, тамчы гөл салкынча бүлмәне яраталар.

Йөзьяшәр, амаралис, аспидистра, аспаргус, бальзамин, традесканция, драцена, аукуба, ливия, пальма, плюш, фикус исә үзләрен төрле температурада да яхшы хис итәләр.

Лимон, аукуба, примула, фуксия яктылыкка бик сизгер, аларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә ярамый.

Аспидистра, аспаргус, драцена, пальма, абаганы гел яктыга таба борып торырга кирәк. Ә бегония, тамчы гөл, яран гөлне, киресенчә, боргаларга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев