Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Эремчек печеньесы

Интернетта нинди генә камыр ризыклары рецепты юк! Менә шуларның берсе – эремчек печеньесын пешереп карадым һәм бик ошады. Тиз һәм уңайлы да.

Продуктлар: 200 г эремчек; 200 г ак май (мин маргарин кулландым); 2 йомырка, тоз бер чеметем, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), ванилин (булмаса да ярый); 2,5-3 стакана он; өстенә сибәргә шикәр комы..

Әзерләү тәртибе: Эремчек, тоз, йомыркаларны блендерда болгатып, йомшаган май кушарга һәм тагын яхшылап бутарга. Он белән камыр йомшарткыч кушып, йомшак камыр басарга.

Ашыкмасагыз, 1,5 сәгать суыткычта тотарга. Мин ярты сәгать морозилкада тоттым.

Юка итеп камыр җәябез һәм 8-10 см диаметрлы әйбер белән түгәрәкләр кисәбез. Түгәрәккә шикәр комы сибәбез һәм аны урталай бөклибез. Тагын шикәр комы

сибәбез һәм тагын бөклибез. Өстенә шикәр комы сибәбез. Камыр ачылып китмәсен өчен кырыйларын чәнечке белән бастырып чыгабыз. Мин кайберсенең эченә җиләк кайнатмасы да сыладым. Андыйларын икегә генә бөкләдем.

Камырны пергамент кәгазь җәелгән табага тезеп, 200 градус кызулыктагы мичтә пешерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев