Җәен келәм чистартып калыйк
Кыш буена идән келәмнәре шактый гына таушалды, төссезләнде.
Аларга җәйлектә игътибар бирми булмас, шулай бит? Ә нәрсә белән юарга соң үзләрен? Кибеттә келәм чистарткычның төрлесе сатыла. Әмма бу порошокларның күбесе 90% содадан торуын да онытмыйк. Кер юу машиналары юшкыныннан котылу өчен кыйммәтле таблеткалардан файдаланасыз икән, кызык өчен генә составына күз салыгыз әле. Аларның да күп өлешен сода алып тормыймы? Сезгә барлык өслекләрне чистарту өчен кулланырга яраклы универсаль катнашма ясарга тәкъдим итәбез: 1/2 чәй кашыгы сода; 1 чәй кашыгы сыек яки вакланган коры сабын; 2 чынаяк кайнар су. Бу катнашма келәмегезне өр-яңа кебек итәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев