Балык тоту - сәламәтлеккә дәва
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Балык тоту - сәламәтлеккә дәва

Балык тоту белән мавыгуның сәламәтлеккә файдасы зур икән.

Кармак тотып су буенда утыручы кеше саф һава сулый, ял итә, стресслардан арына.

Тикшеренүчеләр балык тоту йөрәк-кан тамырларын, иммунитетны ныгыта дип тә белдерә. Балык тотканда, йөрәк тынычлана, иркен сулыш алына, шунлыктан үпкәләр 15 % ка яхшырак вентиляцияләнә.

Балык тоту тынычландыра. Белгечләр тиз ярсып китүче кешеләргә атна саен балыкка йөрергә киңәш итә. Балык тоту кан басымын төшерергә булыша, депрессиядән дә коткара ала.


Нет комментариев