Азнакайлылыар, сез кычыткан миллеген файдаланганыгыз бармы?
Ял көннәрендә мунча ягып, тәмле чәй пешереп, гаилә белән ял итү - безнең халыкның яраткан шөгыле. Чыннан да, тәнне генә түгел, җанны да чистарта бит ул мунча.
Ә сез кычыткан миллеген файдаланганыгыз бармы?
Өтеп, чагып алуына карамастан, кычыткан миллеге белән дә чабынырга өйрәнү шарт. Чөнки файдасы - бәһаләп бетергесез! Моңа күнегергә генә кирәк. Тик шунысы бар: аны кышка хәзерләп куеп булмый. Шул каен яисә имән миллеге эченә берничә кычыткан кыстырып куйсаң гына.
Ә инде бөтен җәй дәвамында үсеп утырган җиреннән өзеп алынган кычыткан миллеге белән рәхәтләнеп чабынырга була! Моның өчен 40-50 см озынлыктагы яшь үсентеләрне сайлап алалар. Себеркене кабарынкы итеп, кыска гына бәйлиләр (әлбәттә инде, пирчәткә киеп). Бик йомшак, бер кешегә генә җитәрлек булып чыга. Кычыткан себеркесен пешерүнең иң кулай һәм җиңел юлы болай. Башта - кайнар суга (әмма кайнап тормаска тиеш!), аннары салкын суга 3-5 секундка тыгып алалар. Бары шул гына.
Кычыткан миллегенең мускуллар, буыннар авыртканда ярдәме тия, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора дип, белдерә белгечләр. Әлеге миллекне еш куллансаң, артериаль кан басымы түбәнәя, нерв системасы тынычлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев