Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайлыларны апрельдә нинди бакча эшләре көтә?

Яз ныклап җиргә аяк басты. Апрель урталарына көннәр дә җылына башлады. Бакчачыларның эш-мәшәкатьләре артты.

Апрель аенда ачык грунтта чәчү өчен кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылатып зарарсызландыралар.

Туфрак дымлы чакта җиргә азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертергә кирәк.

Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, чемчек алу өчен суган орлыгы чәчәләр, яшел кыяк өчен сайландык суган, башлы суган өчен орлыклык (чемчек) суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар.

Агач-куакларны көздән җиргә таба бөгеп эләктереп куйган элмәкләрдән арындырырга, куе ботакларны сирәкләргә кирәк.

Җимеш агачларын, шулай ук кура җиләге, крыжовник, карлыган куагын нитрофен эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә.

Апрель аенда, көннәр җылы торганда, флокс, кыңгырау, хоста, астильба, хризантема кебек күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш агачларының скелет ботакларының штамбларын һәм нигезләрен кабатлап агарталар, ә яшь һәм җимеш бирмәүчеләренекен – еш һәм бөтен ябалдашларын. Агарту артык җылынудан саклый, чәчәк атуны тизләтә һәм тышча астында кышлаган чәчәк ашаучыларны, бетләрне, гөмбә-чекләрне, мүкне юкка чыгара.

Әгәр көз агач-куаклар астыннан яфракларны җыеп калдырмаган булсагыз, кар киткәннән соң туфракка 6-8 процентлы сидекчә эремәсе сиптерү хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев