Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайлыларга кыяр уңышын арттыру серләре

Мул уңыш алу өчен кыярны теплицада да, ачык җирдә дә үстергәндә тукландыру кирәк.  

Агач көле – бик файдалы ашлама, анда яшелчәләргә кирәк булган күп матдәләр бар. Су сибәр алдыннан коры көлне әз-әзләп үсемлек төбенә салырга мөмкин. Төнәтмә эшләргә дә була. Моның өчен 1 литр суга 2-3 калак көл салып, 2 атна дәвамында төнәтәләр дә, сөзәләр. Бер үсемлек төбенә ярты литр исәбеннән сибәләр. Җәй буена моны 5-6 тапкыр кабатлау яхшы.

Мин кычыткан төнәтмәсен дә еш кулланам. 10 литрлы чиләкнең яртысы тулганчы кычыткан салабыз да, өстенә су коябыз. 5 көн тотабыз. Аннан сыекчаны 1:10 исәбеннән суга кушып, кыяр төбенә сибәбез. Бер үсемлеккә 1 литр кычыткан суы кирәк.

Суган кабыгы – шулай ук яхшы ашлама, ул корткычлардан һәм авырулардан да ярдәм итә. Моның өчен 20 грамм суган кабыгына 5 литр су салып, 4 көн төнәтергә һәм сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев