Азнакайлыларга файдалы киңәшләр: халык медицинасы
Банан йомшагында туклы матдәләр һәм витаминнар күп.
- Банан йомшагында туклы матдәләр һәм витаминнар күп. Ул авыз куышлыгы лайласы ялкынсынганда, диатез вакытында кулланыла.
- Меңьяфрак һәм сары мәтрүшкә төнәтмәсе сидек тотмаудан булыша. Салкын тидереп, цистит башланса, суган шулпасы (1 баш суганны ярты литр суда кабыгы белән су яртылаш кимегәнче пешерергә), һәр иртә ашарга 20-30 минут кала ач карынга эчәргә кирәк.
- Эт миләше кабыгыннан ясалган төнәтмә эч катудан, геморройдан булыша.
- Кәбестә согы ашказаны җәрәхәте белән авыручыларга киңәш ителә.
- Кишер – күзләре начар күрүчеләргә, коньюктивит белән авыручыларга менә дигән ризык. Ангина вакытында угычта уып, шикәр белән кушкан кишер ашагыз.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев