Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайлыларга акчаны сак тоту турында берничә киңәш

Кайбер кеше эшли-эшли, яхшы гына хезмәт хакы ала, әмма акчасы бик тиз бетә, алган әйберсе дә күзгә күренми.

Шуңа күрә безнең халыкта: «Бәрәкәтле булсын!» - дигән теләк бар.

Акчаны сак тоту буенча халыкта ырымнар да яши. Менә аларның берничәсе:

*Хезмәт хакыңны алган көнне тулысынча өйдә бер кич булса да кундыр.

*Өйдә акча булып торсын дисәң, себеркенең сабын аска каратып куярга кирәк.

* Кич акча бирмә.

* Дүшәмбе көнне бурычка алма, сишәмбе көнне бурычка бирмә, җомга көнне түләмә.

* Акча янчыгыңны беркайчан да буш калдырма, тиеннәр булса да торсын.

*Уенда откан, хәрам юл белән кергән,табылган, бүләккә бирелгән акчалар бәхет китерми, шуңа күрә аларны озак тотарга ярамый: йә мохтаҗларга бирергә, йә әйбер сатып алырга кирәк.

*Өйдән чыгып киткәндә, көзге алдына кәгазь акча куеп калдыр.

*Өеңдә краннар төзек булсын, юкса су тамчылары белән бергә акчаң да агар.

*Өстәл өстенә утырырга, өстәлгә баш киеме, ачкыч куярга ярамый, йортка акча кермәс.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев