Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайлылар, суган кабыгын ташларга ашыкмагыз!

Файдасын күрегез!

Үсемлекләр кара черек авыруына бирешмәсен өчен суган төнәтмәсе ярдәм итә. Суган кабыгына бер литр су салып, бер тәүлек төнәтегез. Сөзеп, һәр 6 көн саен 2-3 тапкыр әлеге суны сибегез. Төнәтмә туфрактагы зарарлы микрофлораны үтерә, аны микроэлементларга баета.

Шулай ук гөблә, пәрәвез бете кебек корткычларга каршы да суган кабыгының файдасы зур. Бер чиләк коры суган кабыгына 2-3 л җылы су салып, 3-5 тәүлек төнәтергә кирәк. Тиешле вакыт үткәч, төнәтмәне сөзеп, кер сабыны кушыгыз (1 л суга 2 гр сабын исәбеннән). Сибәр алдыннан төнәтмәгә 1:2 нисбәтендә су өстәргә кирәк. Өч литр суган төнәтмәсе унышар литр агулы химикатны алыштыра, дип яза «Акчарлак» газетасы.

Парник эченә суган кабыгы кайнатылган су (кабыгы да шунда калырга тиеш) куегыз. Вакыт-вакыт әрем себеркесе белән яшелчәләргә суган душы кертегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев