Азнакайлылар, гөмбә белән сак булыгыз!
Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне дә бик белеп кенә җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк шул.
"Урман ите"ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөмбәдә балыктагыдан аз гына калыша. Төрле урманнарда төрле гөмбә үсә. Моны аларның исемнәре дә әйтеп тора. Шуны истә тотыгыз – күп очракта бик агулы томсык гөмбә (поганка) шампиньон яисә ал гөмбә (сыроежка) белән бутала. Шампиньонның эшләпә асты – ал төстә, ә сабагында бүлбе юк.
Аз гына агулану билгеләре сизелү белән һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев