Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайда карбыз үсәме?

Үсә, дияр газета укучыбыз Рәзинә Мортазина. Шәһәребезнең иске өлешендә яшәгән ханым аны ел да утыртып, уңыш ала.

– Карбызның орлыгын март ахырында өйдә савытта утыртам да, көн җылыткач, парникка күчерәм, – ди ул. –Төбенә черемә белән көл бутап салам. Ике атнага бер әчетеп, тирес суы сибәм. Җимешләр барлыкка килә башлагач, бер төптә ике генә баш карбыз калдырам. Җәлләсәм дә, калганнарын кисеп атарга туры килә, чөнки алар башкаларга үсәргә мөмкинлек бирми. Үзең үстергән карбыз тәмлерәк, экологик яктан чистарак та була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев