Абрикос кайнатмасының берничә ысулы бар.
Үзем өчен иң җайлысын һәм тизен сайладым. Бик йомшак та, артык каты да булмаган абрикосларны юып, корытып, ике яки эрерәк булса, дүрт кисәккә бүләбез. 1 кг шикәр комына 1 стакан су исәбеннән сироп кайнатабыз һәм абрикос кисәкләрен шунда салып, лимон согын сыгып, уртача утта куеланганчы (30-45 минутлап) пешерәбез. Болгатканда, абрикос кисәкләрен измәскә тырышыгыз. Суытып яки кайнар килеш чиста банкаларга тутырып, салкын урында сакларга.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев