Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай бакчачыларына: теләгә каршы көрәшәбез

Бакчада агачлар яфрак яруга, телә төшә башлый.

Аларга каршы химик препаратларсыз да көрәшеп була. Шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Агачларга аракы яки кока-кола сиптерергә.

200 г кер сабынын 10 л суда эретеп сиптерергә.

10 л суда 1 аш калагы наштыр болгатып сиптерергә.

Бер стакан көлне 5 л кайнар суга бутап, суытырга, әлеге катнашмага 20 г кер сабыны салып җебетергә һәм агачларга сибәргә.

Шулай ук ачы борыч, керән яфрагы, суган кабыгы төнәтмәләре дә теләдән котылырга ярдәм итә.

Агачларга теләне кырмыскалар ташый. Шуңа күрә аларга каршы да көрәшергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев