Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай бакчачыларына Резидә Фәйзуллинадан кишер уртырту сере

Хәзер бакчачылар өчен иң кызу эш өсте.

Түтәлләргә иң беренче итеп кишер чәчелә. Ул яхшы тишелсен һәм уңсын өчен нишләргә? Социаль челтәрдә Резидә Фәйзуллина үзенең ысулын язган, бәлкем башкаларга да ярап куяр.

“Бер атна тирәсе элек кишер орлыкларын, һәрбер сортны аерым төреп, җиргә күмеп куйган идем, бер штык тирәнлеге. Шуларны казып алдым, матур булып бүрткәннәр. Бүрткән орлыкларны әз генә крахмал белән бутап утырттым. Утыртыр алдыннан әзер түтәлгә эз сыздым, һәр эзгә су сибеп чыктым һәм орлыкларны салгач, коры балчык белән күмдердем, өстен уч төбе белән тыгызлап (җиңелчә шапылдатып) куйдым”, - дип уртаклаша ул үзенең ысулы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев