Алтын көзгә дә кереп барабыз.
Коры һава торса, яхшырак кышласын өчен, агачлар һәм куакларга су сибәргә кирәк.
- Кура җиләгенең уңыш биргән, карлыган һәм крыжовникның картайган ботакларын кисәләр. Аларны, җылы түтәл ясаганда, аска салып калдырырга яки яндырырга кирәк.
- Агачларның кәүсәләрен тикшерегез, корыган кайрыларны, лишайникларны чистартырга кирәк. Анда корткыч бөҗәкләр кышларга мөмкин.
- Агачларның кәүсәләрен һәм ботакларын агартырга кирәк. Ул кышын кәүсә ярылудан, язын кояш яндырудан саклаячак.
- Бушаган түтәлләргә сидератлар чәчүне дәвам итәбез.
- Сентябрь азагында чалмабаш (пион), флокс, ирисның яфракларын кисәргә кирәк.
Нет комментариев