Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай хуҗабикәләренә 8 файдалы киңәш

Киңәшләребез файдалы булсын!

  • Капкачы ябык банкадагы начар истән котылу өчен, аны 1 чәй кашыгы коры гәрчич кушылган җылы су белән юарга мөмкин.
  • Йозакта ачкыч авыр әйләнсә, балавыз яки сабын сыларга мөмкин.
  • Аш серкәсе һәм чәй содасы тыгылган торбаларны яхшы чистарта. Моның өчен раковинага 1 стакан чәй содасы салып, өстенә ярты стакан аш серкәсе агызырга, 30 минут шулай тотканнан соң, өстенә кайнар су коярга кирәк була.
  • Балыкны аз гына аш тозы кушылган үсемлек мае һәм атланмай катнашмасында кыздырсагыз, тәмлерәк килеп чыга.
  • Диңгез балыгы тәмлерәк булсын өчен, әзерләр алдыннан, аз гына шикәр комы сибәргә киңәш ителә.
  • Кулланыр алдыннан яңа табаны кыздырырга һәм тоз ышкырга кирәк.
  • Күзлек парланмасын өчен, глицеринга манылган салфетка белән сөртәгез яхшы була.
  • Сыр уар алдыннан, угычка үсемлек мае сөртәгез, сыр ябышмас, угыч та җиңелрәк юылыр.

Киңәшләребез файдалы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев