Азнакай бакчачыларына бакча җиләген кайчан утырту буенча киңәшләр
Бакча җиләген август башыннан 15 сентябрьгә кадәрге вакытта утыртырга ярый.
Иртәрәк утырткан саен, яхшырак була, ул кышка кадәр ныгып калырга өлгерә, киләсе елга ук җиләк бирерлек көч туплый.
Җирегез уңдырышлы булса да, 1 кв. м га 1 чиләк исәбеннән черемә, 30 40 г теләсә нинди комплекслы ашлама, 0,5 л банка көл кертегез. Ашламаны тигез итеп сибәргә һәм җирен казырга кирәк.
Рәт арасын 60-70 см калдырырга, үсентеләрне 20 см саен утыртып чыгарга була. Бу эшләрне, көннәр азрак сүрелгәч, кич яки иртән эшләргә кирәк.
Бакча җиләген бәрәңге, кәбестә, кыярдан соң утыртырга ярамый. Ул кишер, суган, сарымсактан бушаган урынны ярата.
Үсентенең тамырларын 7 см чамасы калдырып кыскартып кисегез. Үсентенең үзәге күмелмәскә тиеш. Яшь мыекларны күчерергә кирәк, аның тамырлары аксыл төстә. Каралган тамырлы үсентене ташлагыз, ул картайган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев