Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Аш-су әзерләү серләре

Табыннар ямьле, ашларыбыз тәмле булу – гаилә бәхетенең бер шартыдыр. Тик менә аш-су әзерләү осталыгы һәркемгә дә бирелмәгән.

Борчылмагыз, моның өчен аш-су әзерләү серләрен күңел сандыгына салып кую да җитә. Менә аларның берничәсе:

Камырны чүпрә белән изгәндә, чәй содасы салырга ярамый, икесен бергә салганда, камыр начар кабара, ашамлык тәмле булмый.

Камыр әчегәндә, аны баскалап 2-3 тапкыр төшерергә кирәк. Шулай иткәндә ул тизрәк һәм әйбәтрәк кабара.

Кастрюль кырыена май сөртсәң, кайнаганда сөт ташымый.

Сөттән бушаган савытны башта – салкын, аннан кайнар су белән юарга кирәк.

Сөт, тоз, борычны йомырканы туглагач кына өстәсәң, тәбә тәмлерәк була.

Чи йомырканы кайнап торган суга салып 8-10 минут пешерәләр. Йомырканы салкын суга салып пешергәндә, агы да, карысы да сусыл, тәмсез була. Йомырка пешүгә салкын суга салсаң, кабыгы җиңелрәк әрчелә.

Яшелчәләрне тутыкмый торган пычак белән турарга кирәк, чөнки С витамины , тимер белән кушылса, таркала.

Ботка пешергәндә дөге, тары, солы ярмасын башта берничә тапкыр - салкын су белән, аннан 2-3 тапкыр кайнар су белән юарга кирәк.

Әгәр ботка куерып китсә, болгата-болгата кайнар сөт, я су өстәргә мәмкин.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев