Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Хуҗабикәләр өчен аш-су киңәшләре

Һәрбер эшнең үз серләре була, шуңа күрә хуҗабикәләр өчен бик тә кирәкле киңәшләр белән уртаклашабыз.

* Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен, миләшнең 1/5 кадәр алма яки 1 кг җимешкә 2 г исәбеннән лимон кислотасы кушалар. Иң элек миләшне кайнар суда 3-5 минут пешекләп алырга кирәк.
* Камыр әйберсе пешергәндә, рецептта күрсәтелгән күләмдәге шикәрне бал белән алыштырырга мөмкин. Бал ачырак булганлыктан, аны шикәргә караганда 1/5 өлеш күбрәк алырга кирәк.
* Петрушканы салкын суда түгел, ә җылымса суда юганда хуш ислерәк була.
* Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен һәр 5-10 минут саен суына бер аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз.
* Чөгендер пешкән су (тозлы булмаса) бүлмә гөлләре өчен бик яхшы ашлама.
* Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә аның тәме бозыла.
* Сөтле ашта макарон начар пешә. Шуңа аны аерым савытта тозлы суда пешереп шулпага салу яхшырак.
* Яшелчәләрне караңгыда сакларга кирәк. Яктыда алардагы каротин таркала башлый.
* Кузгалак һәм кычытканны ашка азактан гына салырга кирәк. Кәстрүл капкачын япмыйча кайнатыгыз. Шул чакта алар матур яшел төсен саклап калыр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев