Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән 84 кеше чирләгән

    Аларның 79 ы чирне вирус йөртүчеләрдән йоктырган.

    18 кеше сырхауханәгә салынган.  Калганнары өйдә дәвалана.
     Авыручыларның 60 ы башкалада яшәүчеләр. Калганнары районнарда. Азнакайда бер очрак та теркәлмәде. 
     Шул рәвешле, бүгенге көнгә Татарстанда коронавируслы кешеләр санының гомуми саны 2232 гә җитте. Аларның 1173 е бу авырудан савыкты.
     Әлегә кадәр Азнакайда авыручыларның 10 га җитүе турында хәбәр иткән идек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: