Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Өйдә утырабыз һәм ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнәбез: Азнакай белгеченнән киңәшләр

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында ничек вакытны файдалы итеп үткәрергә? Күңел төшенгелегенә бирешмичә, сәламәтлекне ничек сакларга?

Бу сорауларга Азнакайның «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үткәрү буенча тест үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова җавап бирә:

– Беренче чиратта үз-үзеңне изоляцияләү чорында билгеле бер көн режимына таяныгыз. Төнгә кадәр утырырга һәм төшкә кадәр йокларга кирәкми. Шушы тәртипне сакларга тырышыгыз, һәр көн билгеле бер вакытта йокларга ятыгыз һәм торыгыз, бүлмәгез җилләгән арада иртәнге ашыгызны әзерләгез. Иртәнге ашка сөтле ризыклар яки боткалар кулайрак була. Тәм-том белән мавыкмаска тырышыгыз, өйдәгеләр белән бергә җиңел яшелчә яки җиләк-җимеш салаты әзерләргә, аны фантазия белән бизәргә була.

Физик яктан актив булырга тырышыгыз, үзегез өчен күнегүләр комплексы булдырыгыз, аны көн саен башкарыгыз – балалар өчен ул бер сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.

Өйдән чыкмыйча гына түбәндәге күнегүләрне эшләргә мөмкин:

- яткан урыннан аякларны диван яки карават кырына кыстырып гәүдәне күтәрү,

- гантельләр белән күнегүләр (әгәр алар юк икән, су белән тутырылган ике пластик шешә кулланыгыз),

- чүгәләү һәм башкалар.

Барыгызга да яхшы кәеф һәм сәламәтлек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев