Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

“Маяк” газетасын өйгә барып яздырдык

Пандемия белән бәйле катлаулы чорда халыкка дөрес мәгълүмат бирү, райондагы хәлне җиткереп тору аеруча кирәк. “Маяк” газетасы редакциясе хезмәткәрләре бар көчләрен куеп, шушы юнәлештә эшлиләр.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, сораулар да күп туды. Аларга да белгечләрдән җаваплар алып, газетабызда һәм социаль челтәрләрдә урнаштырабыз.

Редакциянең эше бер генә көн дә туктап тормый. Укучыларның гозерләре буенча газетаны өйгә барып яздыруны да, газета артыннан килә алмаучыларга аны илтеп бирүне дә оештырдык.

– Операция ясатып, “Маяк” газетасына языла алмый калган идем. Күзсез һәм колаксыз кебек хис итәм үземне. Мондый чорда матбугатсыз яшәп булмый, – ди Совет урамында яшәүче Халисә апа Фаздалова.

Ул редакциябез хезмәткәренә бик тә рәхмәтле булып калды.

Шулай ук Нефтьчеләр урамындагы 30 нчы йортта яшәүче Имаметдиновлар гаиләсенә аларның гозере буенча газетаны илтеп бирдек.

– “Маяк” газетасына альтернатив пунктта язылган идек. Аның һәр санын көтеп алабыз, – диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев