Азнакайда изоляцияләү режимын бозучы 15 кешегә штраф салынды
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда изоляцияләү режимын бозучы 15 кешегә штраф салынды

Полиция вәкилләре изоляциядә һәм карантинда булучыларны тикшерә.

Бүген җаваплы затлар 14 көнлек карантинда булган азнакайлыларның карантин нормаларын үтәү-үтәмәвен тикшерделәр. Таләпләрне бозган ике кешегә закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.

Хокук сакчылары шулай ук СМС-рөхсәте булмый торып та, урамда йөргән 15 азнакайлыга карата да беркетмәләр төзеделәр.

- Күпчелек кеше вәзгыятьне аңлап, өйләреннән чыкмый, әмма бер сәбәпсез урамда йөрүчеләр дә бар. Хокук бозучылар арасында яшьләр күп, - ди полиция начальнигы урынбасары Сирин Райманов.

Мондый рейдлар алга таба да уздырылачак.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев