Реклама
Транспортчылар санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр районара маршрутларны туктатканнар.
Моңа Казан, Әлмәт, Октябрьский, Яр Чаллы, Җәлил маршрутлары керә. Шулай ук Бөгелмә, Татшуган рейслары да туктатылган. Бүгенге көндә вакытлыча Азнакайдан Чәкәнгә 12 сәгать 35 минутта китүче һәм Сөендеккә 5 сәгать 45 минутта, кичке якта 17.00 сәгатьтә китүче автобуслар йөри.
Шәһәрдәге Яңа Юл-Мәнәвез маршруты 6.15 сәгатьтә чыгып, 17.15 сәгатькә кадәр йөри, 10.15- 11.15 һәм 14.15-15.15 сәгатьләрдә – төшке ял вакытлары. 5 “А” маршруты 6.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр йөри, 09.00-10.00 һәм 14.00-15.00 сәгатьләрдә – төшке ял.
Барлык сораулар белән 8-962-555-07-07 телефонына шалтырата аласыз.
Фото pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз