Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт программалары

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авылларда төзекләндерү эшләре белән танышты

“Безнең ишек алды” республика программасы буенча быел районда 33 ишек алды төзекләндерелде.

Аның берсе – Бирючевка авылында. Әлеге уңайдан бүген биредә күп фатирлы йорт ишек алдында бәйрәм узды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.

– Бу программа нигезендә быел шәһәрдә, Актүбә бистәсендә һәм Бирючевка, Чемодур, Тымытык авылларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Мондый программа бары Татарстанда гамәлгә ашырыла, торган җиребезнең йөзе матурлана, яшәр өчен уңайлыклар арта, балалар, өлкәннәр шатлана. Халык бик рәхмәтле, – дип Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләде.

Авылның активистларына, иң өлкән һәм иң кечкенә кешесенә, беренче сыйныфка барган укучыга бүләкләр тапшырылды.

Программа нигезендә ишек алдында юллар, тротуар асфальтланган, балалар уен мәйданчыгы, ял итәргә утыргычлар, газоннар ясалган.

Бирючевка авылы җирлеге башлыгы Зәлия Солтанова республика, район җитәкчеләренә, төзелеш эшен башкарган оешма коллективына рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәмне Азнакай Мәдәният йорты артистлары үзләренең җыр-моңнары белән бизәде.

Марсель Шәйдуллин шулай ук Чемодур авылында да булып, “Безнең ишек алды” программасының үтәлеше, башкарма комитеты бинасы, спорт залы, мәктәп, балалар бакчасы һәм биредәге хәл итәсе мәсьәләләр белән танышты.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасынна укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев