Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт программалары

Авыл җирлекләре

Азнакай районы Әгерҗе авылында төзекләндерү, яңарту эшләре бара

Бу көннәрдә Әгерҗе авылында кая карама төзекләндерү эшләре башкарыла: су линияләре алыштырыла, кайда юллар, кайда күперләр төзекләндерелә, авыл Мәдәният йортына ремонт ясала. Бу эшләр  үзара салым һәм федераль, республика программалары нигезендә башкарыла.

- Барысы да авылыбыз халкы, аларның уңайлыклары, аларның соравы буенча башкарыла, ди бу эшләрнең үзәгендә кайнаучы, тырыш, тәҗрибәле авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов.


Әгерҗе авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен тагын бер сөенечле вакыйга: быел Сабан туе  8 июньдә электән үк үткәрелеп килгән тау итәгендә узачак. Авыл җитәкчелеге, хезмәткәрләр һәм авыл активистлары, үзара сөйләшеп, ярдәмләшеп Сабан туен элеккеге урында уздыру мөмкинлеген тапканнар. Авыл халкы  тынгы белмәс, кайгыртучан җитәкчеләребез, бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә, активистларга бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев