Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Желатин хәләл саналамы?

Сорауга ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты җавап бирә.

Желатинны еш кына косметика, шулай ук ит, кондитер ризыклары һәм сөт продукциясе җитештергәндә кушалар.

Эшкәртелү барышында желатинның химик структурасы үзгәрә дип уйлаучылар юк түгел. Исламда «истихалә» (бер хәлдән икенче хәлгә күчү) төшенчәсе бар: ягъни теге яки бу матдәне эшкәртү нәтиҗәсендә аның химик сыйфаты тулысынча үзгәрергә, беренчел халәте белән бернинди уртаклыгы калмаска мөмкин. Мәсәлән, шәрабне (этанол) эшкәртү нәтиҗәсендә ул серкәгә (серкә кислотасы) әйләнә. Желатин ул – аксым, коллаген. Бу коллагенны ит эшкәртү сәнәгате калдыкларыннан – хайваннарның (шул исәптән, дуңгызның) тире, сөякләреннән алалар.

Желатин житештерү барышында коллагенның химик составын бозарга ярамый, юкса аның куерту-катыру сыйфатлары югала. Димәк, химик структурасы үзгәрми, ягъни ул истихалә процессын узмый. Тагын бер факт – желатин кайсы хайваннан ясалса, анализлар ярдәмендә аңардан шул хайванның ДНКсын ачыкларга мөмкин. Ә ислам динендә дуңгыз, үләксә, кан яки Аллаһы исеме белән чалынмаган мал итеннән әзерләнгән ризыклар хәләл булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев